Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь , 19:19

Туры элемтә башланды

Ел буена халыкның сораулары күп җыела, ди Радий Хәбиров.

Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән   “Туры элемтә” үткәрә.

“Туры линиягә яхшы кәеф, эш кәефе белән килдем. Без аны гадәттәгечә декабрьдә уздырабыз, – дип сүзен башлады Радий Хәбиров. – Елына бер тапкыр туры линия үткәрәм, чөнки ел буена халыкның сораулары күп җыела. Әлегә 4 меңгә якын сорау килде, дип әйттеләр. Мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә тырышам. Туры эфир вакытында җавап бирергә өлгермәгән сорауларның барысы да эшкә алыначак”.

Исегезгә төшерәбез: Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларында һәм “Юлдаш” радиостанциясендә халыкны кызыксындырган мөһим сорауларга җавап бирә. Туры линия трансляциясен шулай ук Радий Хәбировның “Вконтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге битләрендә карарга мөмкин.

Республика җитәкчесенә сорауны “Башкортстан Башлыгының туры линиясе” телеграм-боты, “Госуслуги” порталында элемтә платформасы яисә төбәк җитәкчесенең рәсми сайтындагы махсус бүлек аша җиткерергә мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: