Әйтергә кирәк, әлеге клубка озак еллар Башкортстанның дәүләт телевидениесендә барган "Рәйхан" тапшыруы фанатлары, мәдәниятебезгә гашыйк затлар җыелган. Әле яңарак кына клубташлар Санкт-Петербургны урап кайткан иде, алар бу матур шәһәрнең мәдәни мохите, үткәне белән таныштылар.
Менә кичә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында диктант язарга җыелыштылар. Текстны "Рәйхан" тапшыруы авторы һәм озак еллар алыштыргысыз алып баручысы булган танылган тележурналист, ә хәзер шул исемдәге клуб рәисе, язучы һәм шагыйрә, БР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева укуы да бик ямьле булган. Ут сүнү дә клубташларның диктант язу теләгенә комачаулый алмаган, алар телефон фонаре яктысында язган, ләбаса.
Диктанттан соң клубташлар хәләл кафеда тәмле сый-нигъмәт белән сыйланган һәм бәйрәм рухында таралышкан.
Юлай НИЗАЕВ.