Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 ноябрь , 23:09

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Республика җитәкчесе төбәк халкын бәйрәм белән котлады һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Бу бәйрәм Ватанга булган ихлас мәхәббәтебезне, Ватанның күп гасырлык тарихына булган хөрмәтебезне, өлкән буыннарның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына лаек булырга омтылуыбызны дәлил итә — диде Радий Фәрит улы. — Тарих үзе безгә җитди мәсьәләләр алдында берләшүнең, бөек илебезнең чын яклаучылары һәм патриотлары булуның, фидакарь хезмәт итүнең мөһимлеген искә төшерә.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда гасырлар буена 100дән артык милләт һәм төрле конфессия вәкилләре, бөек илебез мәнфәгатьләрен яклап, тату яшиләр.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: