Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь , 08:59

Хезмәт хаклары арта, ди...

Хезмәт өчен минималь түләү күтәреләчәк. 

Автор фотосы
Автор фотосы

Яңа елдан илдә хезмәт хакының минималь күләме артачак.

Шул хактагы законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган. Аңа ярашлы, 2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22 440 сумга җитәчәк. Әле ул – 19 242 сум.

Башкортстанда, билгеле булуынча, минималь хезмәт хакы Урал коэффициенты исәбенә 15 процентка югарырак. Шул рәвешле, 2025 елның 1 гыйнварыннан ул бездә 25 806 сум тәшкил итәчәк.

Әйткәндәй, Русия хөкүмәтендә 2030 елга илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 35 мең сумга кадәр үсәргә тиеш дип хәбәр иткәннәр иде.

Болай булгач, тиздән базардагы хаклар да арта башлар...

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: