Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 октябрь , 11:27

Чит ил вәкилләрендә Уфадагы ярышлардан соң нинди хис-тойгы?

Казахстан һәм Үзбәкстан спортчылары Уфадагы ярышлардан соң тәэсирләре белән уртаклаштылар.  

Чит ил вәкилләрендә Уфадагы ярышлардан соң нинди хис-тойгы?
Чит ил вәкилләрендә Уфадагы ярышлардан соң нинди хис-тойгы?

Башкортстан башкаласында Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы ачылуга багышланган «Курай төбәге» I халыкара ярышлары тәмамланды. Алар 17 октябрьдә «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында старт алган иде.

Ишкәкле слалом өчен каналны беренчеләрдән булып Үзбәкстаннан Баркамол Мирзахамдамов сынап карады. Ул ике тапкыр Азия чемпионы

— Миңа яңа трассадагы көчле агым һәм киртәләр ошады. Монда мин адреналин диңгезе алдым һәм моңардан ләззәт алдым. Үз илебездә без Фергана үзәненең тыныч елгаларында һәм Угам тау елгасында шөгыльләнәбез. Бездә дә Уфадагы кебек профессиональ трасса булуын телибез, — дип уртаклашты Баркамол.

Казахстаннан Куаныш Еренгаипов шәхси узышларда II урынны алды.

– Мин күп ярышларда катнаштым, Бөтен Европаны йөреп чыктым, шуңа күрә Уфаның Ишкәкле слалом корылмалары комплексы халыкара дәрәҗәгә туры килә дип төгәл әйтә алам, – дип билгеләп үтте спортчы. - Канал искиткеч җылы, судан чыгасы килми. Күнегүләр ясау өчен монда бер айга килергә уйлыйм. Мин үземә Мәскәүдә озак вакытлы күнегүләр рөхсәт итә алмыйм, ә менә Уфа – күпкә якынрак, һәм бәяләр түбәнрәк.

Русия спортчылары арасында Түбән Тагилдан 18 яшьлек спорт мастерлыгына кандидат Андрей Медведев та булды. Егеткә слаломист булу нәселдән үк бирелгән сәләт. Бу спорт төре белән аның нәнәсе, әнисе мавыга, шулай ук слаломны сеңлесе дә сайлый. Башкортстан башкаласында ул «к-1м – экстрим» классификациясендә «бронза» алды һәм журналистларга болайсөйләде:

— Тырышып күнегүләр ясау нәтиҗәсендә мин иң көчле су борылышлары, дулкыннары булган урында туктый беләм, кискен борылышлар ясыйм һәм салкыннарда өске киемсез озак өшемим.

Өстәп әйтик, киләсе елда Уфада Ишкәкле слалом корылмалары комплексында Яшүсмерләр арасында Русия беренчелеге узачак.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Булат ГАЙНЕТДИНОВ фотосы.

Чит ил вәкилләрендә Уфадагы ярышлардан соң нинди хис-тойгы?
Чит ил вәкилләрендә Уфадагы ярышлардан соң нинди хис-тойгы?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: