Бүген, 17 октябрьдә, Русия Президенты Владимир Путин Уфага “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумында катнашу өчен килде.
Мостай Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында аны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Дәүләт башлыгы Уфада Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы совет утырышын үткәрер, шулай ук шәһәрнең яңа спорт объектларында булыр дип көтелә.
“Русия – спорт державасы” Халыкара форумы – илдәге иң зур эшлекле вакыйгаларның берсе. Ул ел саен дәүләт һәм төбәк хакимият органнары вәкилләрен, спортчыларны, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чараларын спорт тармагын үстерүдәге төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм киләчәккә ниятләр турында сөйләшү өчен берләштерә. Нәкъ менә әлге форумында эшләнгәннәргә йомгак ясала һәм илдә спортны үстерүнең милли максатларына ирешү буенча яңа бурычлар куела.