Луганск Халык Республикасы балаларын вуз вәкилләре сәламләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтае депутаты, М.Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Ике ел элек мин «Университет сменалары»проектында катнаштым. Бу бик җылы эчтәлекле проект булды, күп нәрсәне белдек һәм күрдек. Өйгә кайтканда, әниемә шалтыраттым һәм шушы уку йортына укырга керәчәгемне әйттем. Бүген педагогика институтында «Башлангыч белем» юнәлеше буенча укыйм. Миңа биредә бик ошый, безнең төркем дус, укытучылар коллективы бик ярдәмчел, югары уку йортында уку, фән, иҗат белән шөгыльләнергә, үсәргә мөмкин. Уфа — матур һәм кунакчыл шәһәр. Бу сменада катнашучыларга көннәрне актив үткәрүләрен, энергия белән тулылануларын, республиканың истәлекле урыннары белән танышуларын телим", – диде педагогика институтының 2 курс студенты Дарья Скорик.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте.