Төбәк хуҗалыклары 9 айда 265 трактор, 147 ашлык җыю һәм 20 үзйөрешле азык җыю комбайны, 35 үзйөрешле сиптергеч, 5 югары җитештерүчәнлектәге чөгендер җыю комбайны, 396 берәмлек туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм кораллары, башка төр техника сатып алганнар.
— 2030 елга кадәр төбәкнең Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тагын 3 мең трактор, 1,2 мең ашлык җыю комбайны, 250 азык җыю комбайны сатып алырлар дип планлаштырабыз, – ди БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу 100 гектарга чәчү мәйданына энергия белән тәэмин ителеш күрсәткечен 210 ат көченә җиткерергә, ә ашлык җыю комбайннарына йөкләнешне бер берәмлеккә 350 гектарга кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.