Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 сентябрь , 15:05

Республикада алдагы көннәргә һава торышы нинди булыр?

Киләсе атнада Башкортстанда бераз суыту көтелә, дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Республикада алдагы көннәргә һава торышы нинди булыр?
Республикада алдагы көннәргә һава торышы нинди булыр?

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез кайбер районнарда көчле җил. Көндез +11,+16 градус, көньякта +21 градуска кадәр.

Дүшәмбе көнне, 23 сентябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә һава температурасы 0, +5 градус, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -5, көндез +9, +14 градус.

Сишәмбе, 24 сентябрьдә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан салмак. Төнлә һавада һәм туфрак өстендә 0, -5 градус, урыны белән +5 градуска кадәр салкын. Көндез +9, +14 градус.

 

"Башинформ" буенча Юлай Низаев әзерләде.

 

Республикада алдагы көннәргә һава торышы нинди булыр?
Республикада алдагы көннәргә һава торышы нинди булыр?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: