Җылы көннәргә кинәнеп кенә йөри идек. Әмма синоптиклар янә яңгырлар килә дип фараз кыла.
Бүген, 19 сентябрьдә, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы +17, +22 градус булачак.
Иртәгә, 20 сентябрьдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көнбатыштан. Төнлә температура +6, +11 градус, көньякта +1 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары +15, +20 градус күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, шулай ук урыны белән яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, уртача. Төнлә һава температурасы +6, +11 градус булса, көндез +13, +18 градус дип фаразлана.
Яңгырлар, җәй көне кебек, озакка сузылмас дип ышанасы килә...