Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 сентябрь , 14:41

Сөт янына бал да була

Фестивальгә беренче тапкыр умартачылар да җыела.

https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Бу ялларда, 21-22 сентябрьдә, Уфада инде традициягә әйләнеп барган “Сөт иле” фестивале үтә. Бу юлы  аны үткәрү урыны бүтән – ул “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында оештырыла.

Быелгы бәйрәм Русиядә Гаилә елына һәм Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышлана һәм “Сөт иле – бал башкаласы!” дип атала. Сәбәбе шунда: фестиваль кысаларында беренче тапкыр бал һәм аның продукциясен җитештерүчеләр дә җыела. Алар яңа уңыш балын һәм умартачылык продукциясен тәкъдим итәчәк. Бал ярминкәсенә аерым урын каралган.

Узган еллардагы кебек үк, “Сөт иле” кунакларына бер стакан “сәламләү сөте” булачак. Быел исә умартачылардан “сәламләү” балы да көтелә.

Исегезгә төшерәбез, былтыр фестивальдә 12 тоннадан артык сөт эчелгән иде. Быел инде сөт янына балы да була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: