Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 август , 14:47

Уфаның 450 еллыгына «вакыт капсуласын» салдылар

Башкалабыз Уфа юбилее — үткән һәм хәзерге заманнарны гына колачламый, ә киләчәкне дә күзаллый.

Уфаның 450 еллыгына «вакыт капсуласын» салдылар
Уфаның 450 еллыгына «вакыт капсуласын» салдылар

 Вакыт капсуласын салу — күпсанлы шәһәр объектлары төзүчеләргә, киләчәк буыннар тормышы өчен Уфа үсешенә зур өлеш керткән якташларга хөрмәт күрсәтү ул. Бу тарихи хәтерне саклау һәм буыннар арасында дәвамчанлыкны формалаштыру. Ишегалларын, подъездларны, паркларны ремонтлау, яңарту һәм, гомумән алганда, Уфада уңайлылыкны арттыру һәм җәмәгать урыннарын үстерү — бүген шәһәрдә яшәүче замандашлар өчен яхшы мохит булдырырга юнәлдерелгән. Шәһәр инфраструктурасын үстерү стратегиясе дә, дистә еллар алга эш: Уфаны үзгәртеп кору концепциясе, шәһәр генпанына үзгәрешләр кертү, Уфаны яңарту.

Бүген Агыйдел елгасының яр буендагы «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында «вакыт капсуласы»н салу тантанасы булды. Уфаның 500 еллыгына багышланган ике вакыт капсуласы-зур капсула (параметрлары: биеклеге – 120 см, диаметры – 66 см) һәм презентация капсуласы (параметрлары: биеклеге – 58 см, диаметры – 33 см) эшләнде. Зур капсулага җирле җитештерүчеләрнең брендлы сувенир продукциясе, Башкортстан спорт клублары атрибутикасы, шул исәптән башкорт спортчыларының медальләре, басма продукция һәм хәзерге вакытта Уфаның нинди булуы, аның социаль-икътисади күрсәткечләре турында туристик буклетлар, легендар җырлар язылган дисклар, видеороликлар, шәһәр басмаларының юбилей чыгарылышлары, бүләк-сувенирлар салынды. Предметларның тулы исемлеге 80нән артык төр әйберне тәшкил итә.

Фото: «Башинформ».

Сайт өчен Юлай Низаев әзерләде.

Уфаның 450 еллыгына «вакыт капсуласын» салдылар
Уфаның 450 еллыгына «вакыт капсуласын» салдылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: