Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 август , 00:26

“Башкорт ихаталары” — төбәкнең һәр кешесе турында хәстәрлек күрү ул

Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Башкортстанда 2019 елдан бирле "Башкорт ихаталары" программасы тормышка ашырыла.

“Башкорт ихаталары” — төбәкнең һәр кешесе турында хәстәрлек күрү ул
“Башкорт ихаталары” — төбәкнең һәр кешесе турында хәстәрлек күрү ул

Проектның максаты — Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда, ихата биләмәләрендә гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру. 

Дилә ХӘМЗИНА, Белорет районы Советы рәисе, җәмәгатьчелек лидеры:

— Республика Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы белән гамәлләштерелгән бу проект еллар давамында ташландык хәлдә булган ихаталарга чын мәгънәсендә  җан өрде. Программа аркылы Белореттагы күпфатирлы йортлар янында резина белән капланган, кәртәләнгән балалар һәм спорт мәйданчыклары, махсус җиһазландырылган парковкалар барлыкка килде. Тышкы яктырту һәм видеокүзәтү, эскәмияләр һәм урналар куелды, тротуарлар, юллар асфальтланды. 

"Башкорт ихаталары" программасын тормышка ашыру эше киләчәктә дә матур итеп дәвам итүенә ышанам.

Чыганак: "Урал" сайты.

“Башкорт ихаталары” — төбәкнең һәр кешесе турында хәстәрлек күрү ул
“Башкорт ихаталары” — төбәкнең һәр кешесе турында хәстәрлек күрү ул
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: