Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 август , 15:11

“Рекрут” проекты: 50 мең сумга кем исәп тота ала?

Башкортстанда яңа проект эшли башлый. 

Башкортстанда “Рекрут” проекты эшли башлый.

Программаның авторы – Башкортстанның ДОСААФ рәисе Игорь Нурмөхәммәтов – волонтерларга һәр контрактчы өчен 50 мең сум түләргә тәкъдим итте.

 50 мең сум акчаны кем һәм ничек ала:

- активист халыкны агитацияли;

- әгәр берәрсе контрактка кул куярга карар итсә, активист һәм булачак хәрби хезмәткәр бергә ДОСААФ бүлегенә бара;

- аңлату эшләре алып барыла;

- потенциаль кандидат медицина комиссиясен уза;

- хәрби хезмәткәр хезмәт урынына юллана.

Әлеге адымнарны үтү белән активист ярдәмгә исәп тота ала. Моннан тыш, проектта Башкортстаннан читтә яшәүчеләр дә катнаша ала. Теркәлү урыны әһәмиятле түгел.

“Рекрут” проекты белән бәйле барлык сораулар буенча Башкортстанның ситуация үзәгенә 8(347)218-19-19 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Русия ДОСААФы бүлекчәләренең адресларын һәм телефоннарын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://dosaaf02.ru/map.

Җирле военкоматларның адреслары һәм телефоннары исемлеге түбәндәге сылтамада: https://pravitelstvorb.ru/activity/685/.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: