-11 °С
Болытлы
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 25 июльгә кадәр кыска вакытлы ялга китте.
Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Радий Хәбиров гаиләсе белән Санкт-Петербург шәһәренә юлланган. Ул балаларына Санкт-Петербургның истәлекле урыннарын, Ватанны саклаучыларның батырлыкларын күрсәтергә ниятли. Төбәк җитәкчесе балаларында Ватанга мәхәббәтне, Русия тарихына хөрмәтне ныгытуны максат итеп куя дип яза “Башинформ”.