Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 июнь , 17:58

Стәрлетамакта Даян Мурзинга бюст ачтылар

Стәрлетамакта Башкортстан Республикасында туып-үскән, Икенче бөтендөнья, Бөек Ватан сугышы һәм Европадагы хәрәкәтләрдә каршылык күрсәтүче Даян Баян улы Мурзинның бюстын ачтылар. Тантаналы чара Жуков исемен йөрткән скверда узды.

Стәрлетамакта Даян Мурзинга бюст ачтылар
Стәрлетамакта Даян Мурзинга бюст ачтылар

Бюстны ачу идеясе Д.Б. Мурзин исемендәге «Кара генерал» тарихи-патриотик иҗтимагый оешмасы рәисе Артур Резяповныкы булган.

Бюстны ачу тантанасында Стәрлетамак администрациясе башлыгы Рөстәм Газизов, шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Евгений Горбунов, хәрби комиссар Серегй Сафонов, Д.Б. Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Хәрби фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Рамил Рәхимов һәм башка бик күп мәртәбәле затлар, хәрби ветераннар катнашты.

Рөстәм Газизов билгеләп үткәнчә, Даян Мурзинның бюсты нәкъ менә 29 июньдә юкка гына ачылмаган. Бүген — партизаннар һәм подпольщиклар көне.

— Партизаннар хәрәкәте Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткәнен яхшы беләбез. Мин проектны оештыручыларга һәм бюст авторларына рәхмәт белдерәм. Бу бюст — бүгенге буын ирекле һәм бәйсез дәүләттә яшәсен өчен барысын да эшләгән кешегә ихтирам күрсәтү, — диде Рөстәм Фәрит улы.

Даян Мурзинның оныгы Альбина Игоревна оештыручыларга, инициаторларга һәм бюстны ясауга, тантаналы төстә ачуны оештыруда катнашы булган барлык халыкка рәхмәтен әйтте.

— Даян Баянович үз иленең чын патриоты иде. Гомере буе ул Ватанга хезмәт итәргә һәм кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Ышанам ки, хәзер ул шундый сүзләр әйтер иде: безнең эшебез хаклы, җиңү безнең якта булачак. Россия мәңгелек, — дип бәян итте ул.

Тантаналы чара азагында катнашучылар бюстка чәчәкләр салдылар. Шулай ук алар эзләү отряды күргәзмәсендә булдылар, Бөек Ватан сугышы артефактларын карадылар, чын солдат боткасын һәм "Ватан" оешмасыннан кыр чәен авыз итеп карадылар. Әлеге чараның бүгенге катлаулы чордагы вәзгыятьтә әһәмияте ифрат дәрәҗәдә зур. Батырлар даны мәңгелек!

Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.

Автор: Юлай Низаев

Стәрлетамакта Даян Мурзинга бюст ачтылар
Стәрлетамакта Даян Мурзинга бюст ачтылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: