Журналистлар белән аралашуда Башкортстан башлыгы Салават районында "Яңган-Тау" геопаркы территориясендә төзелгән "Салават җире" тарихи комплексы турында сөйләде.
Радий Хәбиров белдерүенчә, яңа комплекс Салават Юлаев истәлеген саклау буенча мөһим объект булачак.
— Без "Салават җире" мемориаль паркы ачылу мизгелләрен зарыгып көтәбез. Салават Юлаевның туган ягы булган Тәтеш авылы урынында без туристлар өчен үзәк ясадык. Ә иң мөһиме — без ул заман атмосферасын торгыздык, билгеле бер мәгънәләр салдык. Булачак милли герой балачагын һәм яшьлеген үткәргән урыннар белән танышу мөмкинлеге бар анда. Бу безнең Салават Юлаев истәлегенә хөрмәт, — диде Радий Хәбиров. — Ышанам, парк Салават районына бик күп туристларны җәлеп итәчәк. Якшәмбе көнне без аны кунаклар өчен ачарбыз.
Фото: Портал Главы РБ.