— Бу сезнең тормышыгызда үзенчәлекле дата, зур дәрәҗә һәм, әлбәттә, җаваплылык. Чөнки сез олы кешеләр буласыз. Паспортларны сезгә тантаналы рәвештә тапшыралар, чөнки тормышыгызның беренче кисемтәсен сез лаеклы үттегез — бик яхшы укыдыгыз, җәмәгать эше, волонтёрлык белән шөгыльләндегез. Бу бик шәп, — диде Радий Хәбиров. — Сезнең тормыш юлыгыз яхшы һәм уңышлы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яхшы укуыгызны телим. Әти-әниләрегез өчен балаларның яхшы укуы һәм аларның киләчәге матур булуы зур бәхет.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Башкортстанда мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирәләр.
Фото: Портал Главы РБ.