Ырынбур өлкәсендәге Соль-Илецкның тозле күлләре халык арасында бик популяр. Башкортстан халкының да шактые җәй көннәрендә күлләргә барып кайтырга тырыша.
Шул уңайдан яхшы хәбәр: Башкортстанда Уфа – Соль-Илецк маршруты буенча даими рейс ачыла. Беренче автобус Уфадан 14 июньдә кузгалачак.
“Башавтотранс” предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, төбәкара рейс төнен йөриячәк. Автобуслар Көньяк автовокзалдан 23.00 сәгатьтә кузгалачак. Соль-Илецкка иртәнге 10.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Автобуслар көн аралаш йөри.
Тулы мәгълүматны тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линия номеры буенча белешергә мөмкин. Номеры – 8 (347)2626662.