Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь , 13:25

«Алдынгылар хәрәкәте» фестивале бөтен Башкортстан буенча балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде

Русия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә оешкан «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан Халыкара балаларны яклау көнендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә балачак һәм яшьлек фестивале узды.  

«Алдынгылар хәрәкәте» фестивале бөтен Башкортстан буенча балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде
«Алдынгылар хәрәкәте» фестивале бөтен Башкортстан буенча балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде

Бәйрәм фестиваленең төп мәйданчыгы булган Иван Якутов исемендәге мәдәният һәм ял паркында  Башкортстан иҗтимагый оешмаларыннан зур квест үткәрде. Килүчеләрне бәйрәм атмосферасы, белем бирү һәм практик программалар, шулай ук гаилә чаралары көтә иде.  

Балачак навигаторлары, Җиңү волонтерлары, Башкортстан Пионерлары һәм “Твой Ход” студентлар проекты вәкилләре катнашучылар өчен интерактив викториналар әзерләгән, аларда халык бик актив катнашты. Фестиваль Уфаны гына түгел, бөтен республиканың "алдыгылар"ын колачлады. Мәсәлән, бу көнне Стәрлебаш районында асфальтта рәсемнәр конкурсы, "Хәрәкәттә бул" уены һәм балалар өчен табышмаклар белән лототрон узды. Нуриман районында буяулар фестивале, мастер-класслар үткәрелде, фотозона эшләде һәм флешмоб биеделәр.

«Фестивальнең төп идеясе — балалар белән бергә эшләү. Чараның оештыручылары да, катнашучылары да балалар булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрәкәт фестивале төрле буынны берләштерде: балаларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде, ә ата-аналарга вакытны балалар белән файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек булды. Мондый чарада катнашу шатлык һәм канәгатьлек хисләре белән генә чикләнми, ә балалар мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә мөһим адым ясарга да мөмкинлек бирә», - дип бәян итте Башкортстан  Республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге Советы рәисе Ранис Хәсәнов. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Алдынгылар хәрәкәте» фестивале чын-чыннан бөтен илне колачлады һәм һәр федераль округта узды.

Фото: «Алдынгылар хәрәкәте»нең матбугат хезмәте

Автор: Юлай Низаев

«Алдынгылар хәрәкәте» фестивале бөтен Башкортстан буенча балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде
«Алдынгылар хәрәкәте» фестивале бөтен Башкортстан буенча балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: