Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 июнь , 12:17

Ватанны саклаучыларга ярдәм итү максатыннан

Бүген «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды филиаллары эшли башлауга бер ел. Филиал Башкортстанда үз ишекләрен 2023 елның 1 июнендә ачкан иде.

Ватанны саклаучыларга ярдәм итү максатыннан
Ватанны саклаучыларга ярдәм итү максатыннан

Әлеге уңайдан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. «Биредә 97 социаль координатор эшли. Башка төбәк филиалларына караганда Башкортстанда координаторлар күбрәк. Алар арасында — махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булган геройларның әниләре һәм хатыннары бар, югалтуларга карамастан, башкаларга ярдәм итәргә көч тапканнар. Алар барысы да — безнең яугирләрнең проблемаларына битараф булмаган кешеләр. Көн саен алар мөһим мәсьәләләрне хәл итә — махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтүдән алып хәрби хәрәкәтләр ветераннарын социаль һәм медицина ягыннан тернәкләндерү кебек эшләр башкара. «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан буенча филиалы белгечләренә һәм социаль координаторларына чын күңелдән рәхмәтлемен. Шундый зур һәм кирәкле эшне башкаруыгыз өчен рәхмәт!», — диелә язмада.

Төбәктә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы ачылганнан бирле 45 мең мөрәҗәгать кабул ителгәне билгеле. Ел дәвамында филиал командасы тарафыннан махсус хәрби операция яугирләре белән берлектә күптөрле ватанпәрвәрлек һәм спорт чаралары оештырылган.

Фото: Радий Хәбировның «ВКонтакте»дагы рәсми аккаунтыннан.

Автор: Юлай Низаев

Ватанны саклаучыларга ярдәм итү максатыннан
Ватанны саклаучыларга ярдәм итү максатыннан
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: