Ниһаять, иртәгә җәй килә: календарь буенча гына түгел, ә һава торышы буенча да чын җәй булмакчы. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай дип фараз кыла.
Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә – 1 һәм 2 июньдә – көньяк-көнбатыштан җылы һава массалары килү сәбәпле, һава температурасы күтәреләчәк. Термометр баганалары төнен +8, +14 градус тирәсендә торачак, бары төньяк-көнчыгыш районнарда гына +3 градус тирәсе булачак. Көндез +22, +28 градуска кадәр эсселәтәчәк.
“Мондый температура фоны климатик нормадан 2 градуска югарырак. Республикада әллә ни явым-төшем көтелми. Көньяк районнарда гына 1 июньдә яшенле яңгырлар булырга ихтимал”, – ди синоптиклар.
Киләсе атна башында Башкортстанда җылы һава торышы сакланачак, әмма урыны белән яшенле яңгырлар булырга мөмкин.