Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 Май , 09:39

Үсеш өчен шартлар бар

 “Урал аръягы-2024” Инвестияләр сабантуе дәвам итә.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

“Урал аръягы-2024” Инвестияләр сабантуе дәвам итә. Бүген чит ил вәкилләре белән очрашулар каралган.

Үткән пленар утырышта Үзбәкстан, Төрекманстан вәкилләре булды. Республика Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстандагы инвестицияләрнең отышлы якларына тукталды. Мәскәүлеләр дә, чит ил кунаклары да бу фикергә кушылды. Чыннан да, республикабызда һәрьяклап үсеш өчен бар шартлар да бар. Нәтиҗәдә кешеләргә яшәү өчен җайлы мохит тудыру һәм гомер озынлыгын арттыру мөмкин булачак.

Сабантуй мәйданчыкларында республика районнарыннан сабантуй колоритын тудырырлык күргәзмә оештырылды, туй йоласы  күрсәтелде. Ачык һавада бию, җыр-моң яңгырап торды, милли киемнәр дә бәйрәмне бизәде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: