Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 Май , 11:44

Бензин кыйммәтләнгән

Хаклар өченче атна рәттән күтәрелә.

https://life.ru
https://life.ru

Башкортстанда бензин кыйммәтләнгән. Автомобиль ягулыгы бәяләре инде өченче атна рәттән арта.

Росстат мәгълүматы буенча, 7 майдан 13 майга кадәр ягулык бәясе илнең 39 төбәгендә арткан. Шул ук вакытта Русиянең биш субъектында бәяләр арзанайган.

Башкортстанда бер атна эчендә бензинның уртача бәясе өч тиенгә күтәрелгән һәм 52,75 сумнан 52,78 сумга кадәр җиткән. Аи-92 маркасының 1 литры уртача 49,74 сум, АИ-95 – 54,15 сум, АИ-98 66,29 сум тора. Дизель ягулыгының бәясе литрына 62,36 сум тәшкил итә.

Әйткәндәй, илдә иң очсыз бензин Коми һәм Алтай краенда. Аларда ягулыкның бер литры 49,44 сум тора. Иң кыйммәтле бензин Якутиядә – 69,26 сум һәм Сахалин өлкәсендә – 68,78 сум.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: