Башкортстанда иң зур маскировка челтәре үргәннәр.
79 метрлы чәлтәрне Агыйдел шәһәрендә үрделәр, дип хәбәр иткән шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров.
Челтәрнең озынлыгын 79 метр ясаулары юкка гына түгел. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы хөрмәтенә шулай эшләнгән. Челтәрнең гомум мәйданы 237 квадрат метр тәшкил итә.
Җиңү көнен бәйрәм иткәндә шәһәр мәйданында маскировка челтәрен Z хәрефе формасында җәелдергәннәр.
Денис Ирназаров әйтүенчә, махсус хәрби операция сугышчылары өчен челтәрне Агыйдел һәм Краснокама волонтерлары үргән.
“Безнең егетләр өчен мөһим эшне башкаручы һәм ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт”, – дигән шәһәр хакимияте җитәкчесе.