Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 Май , 11:47

Яңгыр комачау түгел

Язның һәр сәгате кадерле. 

https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Быел яз иртә килеп, республика аграрийлары инде апрель уртасында ук басуга чыкты.

Әмма эссе көннәр озакка сузылмады: салкынайтты, күп урыннарда яңгырлар явып тора. Шуңа карамастан, аграрийлар язгы кыр эшләрен вакытында башкарып, орлыкны дымлы туфракка салып калырга тырыша.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 250 мең гектар мәйданга язгы культуралар чәчелгән. Бу ният ителгән күләмнең 12 проценты дигән сүз.

Иң актив эшләүчеләр исемлегендә беренче урында Илеш районы аграрийлары бара. Монда барлык мәйданның 27 процентына орлык салынган. Икенче урында – Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары: планның 26 процентын башкарганнар. Өченчедә – Чишмә һәм Дүртөйле районнары: 23 процент чәчелгән.

Исегезгә төшерәбез: быел яз 2 миллион 78 мең гектардан артык мәйданны чәчәргә ниятлиләр. Якынча 1 миллион 360 мең гектардан артык мәйданны бөртеклеләр алып торачак. Техник (чөгендер һәм майлы) культуралар өчен 480 мең гектардан артык мәйдан карала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: