1 июльдән кайсыбер кешеләр торак-коммуналь хезмәтләрне, шулай ук аларны тулысынча һәм вакытында түләмәгән өчен пеняны комиссиясез түли алачак.
“Сүз күп балалы ата-аналар, пенсионерлар, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук һәлак булган яки үлгән Бөек Ватан сугышы катнашучыларының һәм инвалидларының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары турында бара”, – диелә ил Хөкүмәтенең 27 апрельдә дөнья күргән документында.
Бу күрсәтмә Торак кодексының яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатында әзерләнгән. Аңа Русия премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.