Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 Май , 12:33

Бу сөтләр касса аша үтә алмаячак

Нинди сөтләрне касса үткәрми? 

https://vk.com/
https://vk.com/

Хәзер зур сәүдә челтәрләрендә яраклылык срогы чккан сөт продукциясен ялгыш кына да сатып алып булмаячак дип ышандыралар.

1 майдан зур сәүдә челтәрләрендә (50 һәм аннан да күбрәк кибет) кассаларда легаль булмаган һәм яраклылык вакыты чыккан сөт продукциясен, шулай ук су сатуны тыя башладылар. “Честный знак” маркировкалау системасында теркәлгән товарларның яраклылык вакыты чыккан булса, аларны касса аша үткәреп булмый.

“Честный знак” мәҗбүри маркировкалау системасы ялган товарлар белән көрәшү өчен эшләнгән. Төргәккә махсус код сугыла һәм товар мәгълүмат базасына кертелә.

Әгәр дә кибет яңа системага тоташмаган яки легаль булмаган товарларны сатса, мәгълүматлар Роспотребнадзорга тапшырыла. Тикшерү үткәрелә. Әлегә сөт продукциясе һәм су өчен режим зур кибетләрдә генә гамәлдә, әмма 1 сентябрьдән бөтен ваклап сату өлкәсенә таралырга тиеш.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: