Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 апрель , 11:27

Язның һәр сәгате кадерле

Сезнең якта чәчүгә төштеләрме?

https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенгә республиканың 37 районы хуҗалыклары язгы сабан эшенә кереште.

Алар бодай, арпа, солы, борчак, вика, көнбагыш, майлы җитен, рапс, шикәр чөгендере чәчәләр. Әлегә барлыгы 46 мең гектар мәйданга орлык салынган.

Язгы культураларны чәчү буенча Чишмә (4,5 мең гектар), Кырмыскалы (4,1 мең гектар) һәм Илеш (3,7 мең гектар) хуҗалыклары алда бара.

Исегезгә төшерәбез: быел язгы кыр эшләре бик иртә – 12 апрельдә башланды. Узган елның көзендә үк язын чәчү өчен бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларының 80 проценты әзерләп куелган. Чөнки язның һәр сәгате кадерле: һава торышы уңай торганда орлыкларны дымлы туфракка салып калырга тырыша аграрийлар. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: