Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 апрель , 13:35

Финанс министры Лира Игътисамова вазифасыннан китә

Аның эшен башкаручы билгеләнгән дә инде.

vatandash.ru
vatandash.ru

Башкортстанның Финанслар министрлыгын 2018 елдан бирле җитәкләгән Лира Игътисамова үз теләге белән вазифасыннан китә.

Тагын бер яңалык: Башкортстан хөкүмәте структурасына үзгәрешләр кертелгән. Атап әйткәндә, премьер-министр урынбасары – финанслар министры ставкасы бетерелгән, аның урынына ике ставка кертелгән: премьер-министр урынбасары һәм финанслар министры.

Лира Игътисамова вазифасыннан китү сәбәпле, финанслар министры вазифасын башкару аның беренче урынбасары булып эшләгән Светлана Малинскаяга йөкләтелгән.

Светлана Ивановнаның финанс өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе бар, шуңа өстәп, ул 10 елдан артык башкарма властьның федераль органнарында эшләгән.

2016 елдан ул республиканың икътисади үсеш министрлыгында эшләде, инвестиция сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: