Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 апрель , 12:04

Басуга чыктылар

40тан артык район кыр эшләрен башлады. 

https://agriculture.bashkortostan.ru/
https://agriculture.bashkortostan.ru/

Язгы кыр эшләре башланды. 40тан артык районның авыл хуҗалыклары басуларга чыккан. 

Әле төп эшләрнең берсе – уҗым басуларына минераль ашламалар кертү. Бу эшнең 20 проценттан артыгы башкарылган.

Әйткәндәй, уҗым культуралары көздән 390 мең гектардан күбрәк мәйданга чәчелгән иде. Алар кышны шактый яхшы үткәргән, нибары 18 мең гектарга гына яңадан чәчәргә туры килгән.

Аграрийлар, көннәр җылынып, һава шартлары яхшы торган вакытта уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландырып, сөрүлекләрдә дым каплатып калырга тырыша.  

Якын көннәрдә районнарның күбесе төп эшкә – язгы сабанга төшәр дип көтелә. Быел язгы культуралар 2 миллион гектардан артык мәйданга чәчеләчәк, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: