Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 апрель , 13:00

Сыйныф җитәкчеләре күбрәк ала башлый

Түләүләр 1 марттан арттырылган. 

rgsu.net
rgsu.net

Башкортстан укытучыларына сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне ике тапкыр арттырачаклар.

100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда колледж һәм техникумнарда төркемнәр кураторларына һәм мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә бөтен ил буенча айлык түләүләрне ике тапкыр арттыру турында карар Президент Владимир Путин кушуы буенча кабул ителде.

Моның өчен кирәкле үзгәрешләр мондый түләүләр бирү кагыйдәләренә кертелгән һәм РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин карары белән 10 апрельдә расланган.

Документларга ярашлы, мондый айлык түләүләр күләме 1 марттан 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылган. Бу максатларга 2024 елда федераль бюджеттан 3 миллиард сумга якын акча бүленә.

Михаил Мишустин әйтүенчә, бүген 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда 565 меңнән артык педагог эшли. Аларга барлык кечкенә шәһәрләр, район үзәкләре, поселоклар, авыллар керә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: