Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 апрель , 13:48

Радий Хәбиров Азат Бадрановка рәхмәт әйтте

Ни өчен икәнлеген беләсездер, мөгаен.

https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/

Шушы көннәрдә Башкортстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры махсус хәрби операциядән кайтты. Исегезгә төшерәбез, ул 2022 елның 10 ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итте.

Бүген, 8 апрельдә, Азат Бадранов демобилизациядән соң хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә катнашты.

“Без сезне күрүебезгә шатбыз һәм бүген барыбыз да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сез сугыш кырында һәм безнең подразделениеләр белән хезмәттәшлек иткәндә күп эшләр башкардыгыз. Безнең барлык сугышчылар да сезнең турыда җылы сүзләр генә әйтәләр. Хәзер сезгә нинди эшләр йөкләтеләчәген без бераз соңрак билгеләрбез. Әмма, һичшиксез, сез республиканың дәүләт власте органнары һәм хәрби бүлекчәләр җитәкчеләре һәм хәрбиләр арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру белән шөгыльләнәчәксез”, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: