+4 °С
Ачык
Башкортстанда 1 апрельдән шәһәр яны поездларында йөрү өчен төбәк ташламасы үз көченә керә. Ул 31 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Ташлама пенсионерлар һәм хезмәт ветераннары, шулай ук льготаларга ия булган берничә категория өчен (аларның тулы исемлеге монда) карала. Аларга юл йөрүгә 50 процент ташлама бирелә.
Ташламаны алу өчен паспорт һәм пенсия таныклыгы (яки ташламага хокукны раслаучы башка документ) кирәк.
Озакламый бакча һәм ял сезоны башланачак. Шулай булгач, әлеге ташлама пенсионерларга бераз гына булса да ярдәм булыр дип ышанасы килә.