Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 март , 12:02

Күперләр төрле төстә булачак

Хәзер водительләр адашып йөрмәс инде. 

https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev

Быел Уфаның Салават Юлаев проспектында юл үткәргечләрнең төсле бизәлеше дәвам итәчәк, дип хәбәр итте шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев.

“Зәки Вәлиди урамына борылган урындагы зәңгәр күпергә һәм Октябрь революциясе урамындагы яшелгә Галледа – ачык зәңгәр, СССРның 50 еллыгы урамында – кызыл, Минһаҗев урамында – алтын-бал, Әй урамында  – шәмәхә, Кировта – зөбәрҗәт һәм Революция урамында кызгылт-сары күперләр өстәләчәк”, – дип язган ул социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Мэр сүзләренчә, һәр күпернең үз үзенчәлеге булачак. Алар шулай ук водительләр өчен үзенчәлекле навигатор булып хезмәт итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Зәки Вәлиди урамындагы күперне зәңгәр төстә, ә Октябрь революциясе урамындагы күперне яшел төстә бизәгәннәр иде.

https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: