Синоптиклар алда торган ялларда һава торышының ничек булачагын әйтте.
Бүген, 1 мартта – язның беренче көнендә – явым-төшем көтелми. Төньяк районнарда гына бераз кар явуы ихтимал. Һава температурасы көндез 0, -5 градус тирәсе булачак, көнчыгышка таба +5 градуска кадәр җылытуы фаразлана.
Шимбә, 2 мартта, шулай ук явым-төшем булмаячак. Термометр баганалары төнен -12, -17 градус күрсәтсә, көндез 0, -5 градуска күтәреләчәк, көнчыгыш районнарда янә +5 градуска кадәр җылытуы мөмкин.
Якшәмбе, 3 мартта, һава торышында әллә ни үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем дә күренми. Һава температурасы төнен -12, -17 градус салкын булса, көндез алдагы көннәрдәге кебек 0,-5 градуска менәчәк.
Шулай итеп, яз җайлап кына үзен сиздерә башлаячак.