Русия Президенты Владимир Путин намуслы хезмәтләре белән аерылып торган русиялеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы карарга кул куйган.
Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документтан күренүенчә, сүз сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген тәэмин итүдә хезмәтләре өчен бүләкләү турында бара.
Алар арасында Башкортстан вәкиле дә бар. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Башкортстан республикасы буенча территориаль органының баш белгеч-эксперты Диана Юнысовага Русия Президентының рәхмәте игълан ителгән.