Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 февраль , 15:01

Гаиләнең асылы нәрсәдә?

Путин бу сорауга үзе җавап бирде. 

russpil.ru
russpil.ru

Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Быелгы Юллама тәү чиратта кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә. Һәм Путин тәү чиратта гаиләләргә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген ассызыклады.

“Мәдәният, традицияләр, тарих, әхлакый кыйммәтләр кебек, гаиләләрдә мәхәббәт, үзара ярдәм һәм ышаныч буыннан буынга күчеп килә”, – диде Президент.

Аның әйтүенчә, гаиләнең төп асылы – балалар туу һәм тәрбияләү, нәселне дәвам итү. Бу исә күпмилләтле халыкның дәвам итүе дигән сүз.

“Кайсыбер илләрдә әхлак нормаларын һәм гаилә институтын аңлы рәвештә җимерүләрен күрәбез. Ә без тормышны сайлыйбыз. Русия традиция кыйммәтләре терәге булачак. Безнең юлны дөньядагы кешеләрнең күпчелеге уртаклаша, шул исәптән көнбатыш илләрнең миллионлаган гражданнары да”, – диде Владимир Путин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: