Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 февраль , 13:18

Безгә тартылалар

Туристлар елдан-ел арта.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Санкт-Петербургта “Russian Travel Awards” III Бөтенрусия туристик премиясе нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Финалга Русиянең 47 төбәге чыкты. Башкортстан 20 номинациянең 6сында үзен танытты. Республика “Этномәдәни туризм төбәге” һәм “Туристик маршрутлар һәм экскурсия программалары” номинацияләрендә иң яхшысы дип табылды. Моннан тыш, “Сувенир туристик продукциясе төбәге” номинациясендә республикага икенче урын бирелде. “Конгресс-күргәзмә эшчәнлеге төбәге” номинациясендә ул өченче урынга лаек булды.

– Республиканың туристик җәлеп итүчәнлеге күп факторларга нигезләнә: бай мәдәнияте һәм традицияләре, табигать һәйкәлләре, милли кухня, масштаблы чаралар үткәрелүе белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Туристик өлкәдә республиканың казанышлары – ул йөзләгән яңа туристик объектлар һәм маршрутлар, кунакчыллык индустриясенең актив үсүе, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: