Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 февраль , 11:23

Күпернең аркасы да яңа булачак

Күперне проектлаучылар баштарак аркадан бөтенләй баш тартырга уйлаган булган. 

Уфа хакимияте.
Уфа хакимияте.

Дим бистәсе ягыннан Уфага кергәндә Агыйдел елгасы аша салынган күпер каршы ала.

Әле анда капиталь ремонт эшләре бара. Март аенда күпернең аркасын сүтә башлаячаклар. Бу эш 2-3 айга барыр дип күзаллана. Арканы сүтеп бетергәч һәм күпер юлында эшләр тәмамлангач, яңа арка куячаклар, диләр башкала хакимиятеннән.

Күперне проектлаучылар баштарак аркадан баш тартырга уйлаган. Әмма соңыннан күпернең элекке архитектурасын саклап калырга булганнар. Ни дисәң дә, бу арка инде күп еллар Уфаның үзенә күрә бер символы, үзенчәлеге булып тора.

Яңа арканы эшли башлаганнар да инде. Аның үлчәмнәре искесенеке кебек үк була, ләкин конструкция заманча материаллардан корылачак.

Әйтергә кирәк: кышкы салкыннарга карамастан, эшләр тәүлек әйләнәсе ике сменада бара. Күпер 2025 елның өченче кварталында куллануга тапшырылырга тиеш.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: