15 февральдә 19.15 сәгатьтә “Вся Уфа” телеканалы эфирында “Кар тазарту” темасына онлайн-брифинг үтәчәк.
Сорауларга экспертлар җавап бирәчәк.
Алар :
– Кожевников Сергей Петрович (Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары),
– Тристан Антон Павлович (Уфа хакимиятнең шәһәр яшәешен тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе),
– Хәмитов Рөстәм Нил улы (Уфа хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе),
– Рәхмәтуллин Рөстәм Наил улы (Уфа шәһәренең торак хуҗалыгы идарәсе директоры).
Экспертлар урам-юл челтәрен кышын тәртиптә тоту технологияләре турында сөйләячәк һәм шәһәр халкының сорауларына җавап бирәчәк.