Быел кар яуды гына-а-а... Кая куярга белгән юк. Алдагы көннәрдә кар туктый, әмма салкыннар киләчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча, бүген көндез бераз кар явачак. Һава температурасы -8, -13 градус булачак.
Шимбә, 10 февральдә, шулай ук бераз кар ява. Термометр баганалары төнен -16, -21 градуска, аязытканда -26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -12, -17 градус тирәсе фаразлана.
Якшәмбе, 11 февральдә дә, кар күзе төшәчәк әле. Һава температурасы төнен -22, -27 градуска, аязытканда -32 градуска тиклем җитәчәк. Көндез шулай ук -12, -17 градус була, дип фаразлый синоптиклар.