Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 гыйнвар , 22:31

Дуслык кулын сузды

Төбәк җитәкчесе республика халкын диалогка чакырды.

Бүген Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яклап, “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концерт үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкына эшчәнлегенең курсын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәясәтенә риза булмаганнарны конструктив диалогка чакырды. Төбәк җитәкчесе һәркемгә дуслык кулын сузарга әзер булуын белдерде. 

Радий Хәбировның әлеге сүзләренә карата Башкортстан мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов үз фикере белән уртаклашты.

– Әлбәттә, һәр җәмгыятьтә илнең һәм төбәкнең үсеше буенча төрле фикерләр бар. Бертөрле позиция, бердәм караш булмый. Бүген төбәк Башлыгы дуслык кулын сузды һәм барысын да диалогка чакырды. Бу – ирләрчә карар, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: