Яңалыклар
8 Января 2024, 05:12

Раштуа салкыннары килеп җитте

Сездә дә суыттымы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Раштуа бәйрәменнән соң, гадәттә, көннән суыта.

Быел да шулай булмакчы. Һәрхәлдә, бүген төнен башкалада шактый салкынайткан. Кесә телефонына “урамда һава температурасы -25 градус, әмма -34 градус кебек сизелә” дип язылган иде. Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча алдагы көннәрдә тагын да салкынрак булачак.

Бүген, 8 гыйнварда, көндез термометр баганалары -21, -26 градус тирәсендә торачак, көньяк районнарда -16 градуска кадәр җылыта.

Иртәгә, 9 гыйнварда, һава температурасы төнен -22, -27 градуска кадәр төшә, урыны белән -32 градуска җитәргә мөмкин. Көндез -16, -21, урыны белән -26 градус фаразлана.

10 гыйнварда республика буенча бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы төнен -25, -30 градус булса, көндез термометр баганалары -20, -25 градус тирәсендә торачак. Урыны белән -30 градустан артык күтәрелмәве дә бар.

Ә сезнең якларда һава торышы ничек?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас