Яңалыклар
29 декабрь 2023, 19:17

Республика юллары ябык

Кичә көндез республиканың аерым урыннарында буран котырды. Ерак юлга чыкмагыз, җәмәгать.

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Республика трассаларында янә машиналар хәрәкәтен чикләделәр. БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, һава торышы бозылу сәбәпле (көчле кар, буран, юлга кар көртләре салу) төбәк әһәмиятенә ия түбәндәге юл участокларында зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнгән:

Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск 115-276 (Әбҗәлил, Белорет районнары);

Белорет-Учалы-Миасс 2-93 км (Бөре, Учалы районнары);

Бөре-Тастүбә-Сатка (Бөре,Мишкә, Караидел, Дуван районнары);

Иглин-Кальтовка км 0+000 – км 7+800;

Иглин-Красный Восход км 0+000 – км 51+800.

М-5 “Урал” трассасында зур йөк машиналары өчен киләсе  юл участоклары ябык:

Олы-Теләк (км 0+000 – км 10+600);

Пятилетка (км 0+000 – км 3+800).

Бүген 23.00 сәгатьтә чикләүләрне бетерергә тиешләр иде. Әмма бу хакта әлегә хәбәр булмады. Мөгаен, һава торышы яхшырмау сәбәпле, чикләүләрне озайтканнардыр.

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас