+21 °С
Болытлы


Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Илона Макаренко вакытыннан алда вазифасыннан китә.
Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында комиссия әгъзалары аның вакытыннан алда вазифасыннан китү үтенечен канәгатьләндергәннәр.
Республика сайлау системасының 30 еллык тарихында Илона Макаренко Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләгән беренче хатын-кыз булды. Ул әлеге вазифага 2019 елның 5 апрелендә Башкортстан Башлыгы указы белән билгеләнгән иде. Аннары Илона Анатольевнаны рәис итеп сайладылар.