Яңалыклар
19 декабрь 2023, 09:33

Уфа юбилеена әзерләнә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык юлламасын ишеттергәннән соң журналистлар сорауларына җавап бирде.

Уфа юбилеена әзерләнәУфа юбилеена әзерләнә
Уфа юбилеена әзерләнә

Уфаның  юбилей чараларына әзерләнүе хакында: «Өлфәт Мансур улы (Мостафин), Сергей Николаевич (Греков) һәм Ратмир Рафилович (Мәүлиев) тырышлыклары белән без соңгы 5 ел эчендә Уфада билгеле чисталык һәм тәртип стандартларын булдырдык. Бу җиңел бирелмәде. Төрле карарлар кабул ителде. Гомум әйткәндә, миңа калса, билгеле югары стандартлар бар. Без үлән чабарга, кар тазартырга, йорт алларын тәртипкә китерергә өйрәндек. Бу зур эш күләме. Һичшиксез, Уфа үзенең юбилеен чистарынып, матурланып, купшыланып каршы алачак»,—дип әйтте.

"Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас