Яңалыклар
8 декабрь 2023, 04:31

-50 градус...

Бер районда һава температурасы рекорд куйган.

https://02.mchs.gov.ruhttps://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Кышның зәмһәрир салкыннары безнең төбәккә дә килеп җитте.

Бүген төнен Башкортстанның Балакатай районы Түбәнге Үтәш авылында һава температурасы рекорд куйган: анда термометр баганасы -50 градуска төшкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Ведомство мәгълүматы буенча, бүген шулай ук Кыйгы районының Йосып авылында һава температурасы -41 градуска җиткән.

Ә сезнең якта термометр баганалары ничә градус күрсәтә?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас