

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия” халыкара күргәзмә-форумында республикада авылларны саклап калу кирәклеге турында әйтте.
“Башкортстан – сәнәгате югары үсешкән һәм шул ук вакытта көчле авыл хуҗылыгы булган төбәк. Башкортстанда миллион ярым кеше авылда яши. Һәм без авылларны саклау өчен көрәшәбез. Чөнки ул – безнең тамырлар, традицияләр, әхлакыйлык. Шул ук вакытта ул – авыл хуҗалыгының югары җитештерү куәтенә ия продукциясе. Без – сөт төбәге, сөт-товар җитештерү төбәге, сыер итен илдә иң күп җитештерүчеләр. Һәм, әлбәттә, барыгыз да безнең кымызны, балны, чолыкчылыкны беләсез. Болар барсы да безнең республиканың, безнең җитештерүнең бизәге булып тора”, – диде Радий Фәрит улы.
Әйткәндәй, төбәк җитәкчесе былтыр еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда да: “Авыл – безнең горурлык, безнең чишмә башы. Һәм без авыл халкы турында хәстәрлек күрергә тиешбез”, – дип әйткән иде.