

Җайлап кына булса да, чын кышка кереп барабыз.
Бүген, 3 декабрьдә, республикада кар явачак, диләр Башгидрометүзәктән. Көнчыгыш районнарда аеруча көчле кар яварга ихтимал. Һава температурасы көндез -3, -8 градус булачак.
Иртәгә, дүшәмбе, яңгыр фаразлана.
Аннары инде чын салкыннар башланачак. Чәршәмбе, 6 декабрьдә, термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Ә пәнҗешәмбе -21 градуска кадәр суык булачак. Төнен һава температурасы -25 градуска җитәчәк. Урыны белән тагын да түбәнрәк булырга мөмкин.
Салкыннар 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, диләр синоптиклар.